Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.
«Алдагы бурычларны хәл итүдә фән һәм инновацияләрнең әһәмиятен аңлап, Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында, Татарстанда киләсе елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
#ГодНаучноТехническогоРазвития
#ФәнниТехнологикҮсешЕлы