Онлайн-фотоконкурс нәтиҗәләре «С книгой в Новой год/ Яңа елга китап белән!»

«Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе  оештырган «С книгой в Новой год/ Яңа елга китап белән!» онлайн-фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2023 елның 11-25 декабрендә 3 номинация буенча уздырылды: «Момент детства. Балачак мизгеле», «Семья и книга. Гаилә һәм китап», «Новогодний Стоп Кадр.Яңа ел Стоп Кадры».

Беренче тапкыр фотоконкурста безнең шәһәр һәм республика халкы гына түгел, ә Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан конкурсантлар да катнашты.

Конкурс жюрилары конкурсантларның эшләрен җентекләп карап чыктылар һәм бәяләү критерийларына ярашлы рәвештә иң яхшы фотоэшләрне сайлап алдылар һәм һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Җиңүчеләрне тәкъдим итәбез:

- «Момент детства. Балачак мизгеле» номинациясендә – Рафикова Залия, Холуева Марианна.

- «Семья и книга. Гаилә һәм китап» номинациясендә – Середенкина Василиса.

- «Новогодний Стоп Кадр.Яңа ел Стоп Кадры» –  Котляр Екатерина.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурста катнашкан, искиткеч эшләре белән уртаклашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!

Фотоконкурста катнашучыларның барысына да катнашучының электрон сертификаты җибәреләчәк.