«Зур Чынлының олуг улы»

    25 декабрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Шамил Усмановның 125 еллык юбилеена багышланган «Зур Чынлының олуг улы»  исемле тематик полка уздырды. Китап укучылар Шамил Усмановның иҗат һәм тормыш юлы белән таныша алды.

   Язучының беренче иҗат тәҗрибәләре булган революция һәм гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирлаган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары 1919 елда языла. 1920 еллардан ул проза әсәрләре яза: «Ил кызы», «Краском мәхәббәте» (1923), «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире», «Ай чыкканчы» (1927), «Идел буйлап», «Көчле мандат» (1929). 1923-1935 елларда Ш. Усманов үзенең зур әсәре – «Легион юлы» дилогиясе өстендә эшли. 1925 елда әдип «Памирдан радио» исемле хыялый повестен яза. 1932 елда – «Кичеккән фәрман» драмасы дөнья күрә.