“Туган якка кайтышлый”

      11 декабрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Туган якка кайтышлый” исемле мәгълүмат сәгате узды. Әлеге чара татар язучысы, тәнкыйтьче һәм галим  Ринат Мөхәммәдиевның тууына 75 яшь тулу уңаеннан уздырылды. 

      Узган гасырның җитмешенче еллар ахырларында Р.Мөхәммәдиев, тәнкыйди иҗат эшчәнлеген дәвам итеп, әдәбиятның проза жанрында да каләмен чарларга керешә. 1979 елда аның нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч», «Беренче умырзая» (1983), «Ак кыялар турында хыял» (1985), «Истәлек өчен Гыйлемханга» (1986) исемле лирик повестьлары һәм бер төркем хикәяләре иҗат ителә. 1989 елда исә ул үзенең беренче күләмле әсәрен – «Кенәри – читлек кошы» исемле романын язып тәмамлый.

    Татар һәм туган як әдәбияты бүлегендә Р. Мөхәммәдиевның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Сезне күргәзмәгә чакырып калабыз.