“Хәй Вахит һәм аның геройлары”

4 нче декабрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Хәй Вахит һәм аның геройлары» дип исемләнгән театраль калейдоскоп узды. Әлеге чара драматург һәм шагыйрь Хәй Вахитнең тууына 105 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Хәй Вахитны талантлы каләм остасы итеп таныткан жанр – драматургия. Илленче елларның ахырларыннан башлап ул үзенең иҗади көчен тулысынча диярлек шушы жанрга багышлый һәм үз заманының әхлакый проблемаларын үзәккә алып, кешеләр арасындагы, бигрәк тә үз көчләренә таянып, тормышта үз урынын табарга омтылган яшьләр белән өлкән буын арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, мәхәббәт темаларын реаль тормыш материалы җирлегендә үтемле, мавыктыргыч итеп яктырткан драма һәм комедияләрен мәйданга чыгара. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Күк капусы ачылса» (1967), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976), «Ялгышасың, Нәзирә!» (1976), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) кебек пьесалары алтмышынчы-җитмешенче еллардагы татар театрлары репертуарының төп исемлегендә йөреп, шул чор татар драматургиясенең, театр сәнгатенең олы бер казанышы буларак тәкъдир ителә. Болардан бигрәк тә «Беренче мәхәббәт» драмасы һәм «Күк капусы ачылса» водевиль-комедиясе зур уңыш казана. Алар, ил күләмендәге аренага чыгып, дистәләрчә милли театрлар тарафыннан сәхнәләштерелә һәм тамашачыларның ихлас мәхәббәтен яулый. 1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Х.Вахит һәм режиссеры Р.Бикчәнтәев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.