«Легендар журнал»

      10 октябрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе «Легендар журнал» исемле күргәзмәгә күзәтү уздырды. Әлеге чара «Мәгариф» журналы чыга башлауга 110 ел тулу уңаеннан оештырылды.

 Журнал үзенең эшчәнлеге дәверендә иң атаклы татар вакытлы матбугаты басмаларының берсе булып кала. Ул татар милли мәктәбе үсешенә һәм педагогик кадрларның квалификациясен күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертә. Күптөрле мәсьәләләрне яктырта, һәркем диярлек аннан үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала.