«Ул ант итте җыры белән»

     28 нче ноябрьдә күренекле татар язучысы Гадел Кутуйның тууына 120 ел тула. Аның иҗат эше 1920 нче еллар башында активлашып китә. Әдипнең егерменче еллардагы әдәби иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. 1923 нче елда «Безнең юл» журналында «Яшь футурист шагыйрь» дигән исем белән, аның бер төркем шигырьләре дөнья күрә. 1924 нче елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле иң беренче җыентыгы нәшер ителә. Гадел Кутуйның тормышын һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсенә рәхим итегез.