«Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә»

     Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу вакыйгага А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге «Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә» дигән шигъри сәгать үткәрде. Чара башында китап укучыларыбызга бу бәйрәмнең барлыкка килүе һәм үсеше, ана йөрәге турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйләдек. Шагыйрьләр әниләргә багышланган әсәрләре белән таныштырдык.