«Шаян каләмле абый»

   22 нче ноябрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Шаян каләмле абый» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әлеге чара язучы һәм шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан оештырылды.

   Алабуга шәһәренең мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле язучысы, балалар шагыйре Шәүкәт аганың тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат алдылар, “Шагыйрь күңеленә сәяхәт” дигән китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, шигырьләр укыдылар.