Ачык ишекләр көне

      Капиталь ремонттан соң беренче тапкыр А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә укучылар өчен ишекләр ача. Ачык ишекләр көне кысаларында укучылар өчен яңартылган китапханә буенча танышу экскурсиясе үткәрелде. Әлеге мөһим чара укучылар өчен дә, китапханәчеләр өчен дә бик күп уңай эмоцияләр китерде. Укучылар ремонт алдыннан һәм аннан соң китапханә шартларын искә төшерделәр, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Теләге булган һәркем үзенә кызыклы китап таба алды.