«Таянырлык Конституциябез бар»

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан утыз бер ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.

А.С. Пушкин исемендәге татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге сезне «Таянырлык Конституциябез бар» исемле китап күргәзмәсе белән танышырга чакыра.