"Кама буе гүзәле Алабуга. Прикамская красавица Елабуга"

Алабуга районы Мәдәният көне кысаларында А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә "Кама буе гүзәле Алабуга. Прикамская красавица Елабуга" исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсен оештырды. Күргәзмә берничә өлештән торды. Ул шәһәрнең мәдәни кодының күптөрлелеген ача. "Алабуга кичә, бүген, иртәгә" - биредә шәһәр тарихы турында китаплар, "Россия горурлыгы - Алабуга даны" - бөтен илгә танылган якташларыбыз Иван Иванович Шишкин, Марина Цветаева, Надежда Дурова һ. б. турында китаплар тәкъдим ителде.
"Киләчәккә бирелгән язмышлар" Стахеевлар, Шишкиннар, Ушаковлар һ.б. сәүдәгәр династияләре турында булса, "Матурлык һәм мәңгелек янәшәдә" шәһәрнең истәлекле урыннары турында иде.
Шунысы сөенечле, кунакларны "Әдәби Алабуга" исемле бүлек аеруча кызыксыну уятты. Һәркем җирле шагыйрьләр һәм прозаиклар, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары: Гөлзада Әхтәмова, Фирдәүс Хуҗин, Наип Лаисов, Лира Ибраһимова һәм башка авторларның иҗаты белән таныша алды.