Ул кабызган утлар балкышы

Кәрим Тинчурин тууына 130 ел

Кәрим  Тинчурин...Татар драматургиясе һәм театрын үстерүгә кыйммәтле өлеш керткән күренекле шәхесләр арасында ул иң якты йолдызларның берсе булып җемелдәп тора.

Драматург, прозаик, шагыйрь, педагог, режиссер һәм артист буларак, Кәрим Тинчурин һәр өлкәдә зур уңыш яулый. Аның әсәрләре, чын сәнгать җимеше буларак, бүгендә бик актуаль яңгырый. Юкка гына Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең һәр яңа сезонын аның “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы белән башлап җибәрмидер.

Кәрим Тинчуринның мондый уңышы һәм популярлыгы, әлбәттә, аның иҗатта гына түгел, тормышта да кабатланмас шәхес булуы хакында сөйли.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге күренекле шәхес, күренекле драматург Кәрим Тинчурин тууына 130 елга багышлап “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган әдәби-театраль кичә уздырды. Кичәне китапханәче Раушания Вәлиева алып барды. Ул  Алабуга медицина  көллияте студентларын Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән тулырак таныштырды. Кичә барышында студентлар, Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган, “Зәңгәр шәл” һәм “Сүнгән йолдызлыр” спектакльләреннән өзекләр карадылар. “Ул кабызган утлар балкышы” лип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә студентлар күңелендә тирән эз калдыргандыр дип ышанабыз.