Бар иҗатымны балаларга бирәм

     15 август көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе «Бар иҗатымны балаларга бирәм» исемле китапханә сәгате уздырды. Әлеге чара балалар язучысы, шагыйрь Абдулла Алиш тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылды. Китапханә укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышты, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү ясалды.