«Һәрвакыт булсын китап»

Без гомер буе китапка мөрәҗәгать итәбез. Балачактан ук ул безгә тирә-юньдәге дөньяны һәм үзебезне белергә һәм аңларга ярдәм итә. Китап – могҗиза. Ул булмаса, кешелек тормышын күз алдына китерү авыр. Еш кына вакытында укылган китап кешенең тормыш юлын билгели.

 Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда ачык зиһенле булырсың. Моның бер чарасы – китап уку. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Менә бу фикерләр, бәлки, сезгә аз булса да вакытыгызны китап укуга багышларга ярдәм итәр.

1. Китап уку сүз байлыгын арттыра. Укыганда без, таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез һәм алга таба аларны куллана алабыз.

2. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.

3. Уку стрессны киметә. Стресс – хәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.

4. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Китаплар бетмәс-төкәнмәс илһам һәм идея чыганагы булырга мөмкин.

5. Китап уку йокыны яхшырта. Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, организм моңа күнегәчәк. Һәм берничә бит укыганнан соң яхшы гына йоклап китәчәксез.

Бүгенге көндә китапханәләрдә нинди генә китаплар юк. Әгәр дә сез нәрсә укырга икәнен уйлап таба алмыйсыз икән, Алабуга китапханәләренә рәхим итегез!