«Туган йортым, туган җирем – Татарстаным!»

   30 август Татарстан Республикасы көне генә түгел, Алабуга шәһәре һәм нефтьчеләр көне дә әле. Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре «Чебурашка» паркында шәһәр бәйрәме кунаклары өчен китап күргәзмәсе һәм күңел ачу мәйданчыклары оештырды. А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Туган йортым, туган җирем – Татарстаным!» исемле китап күргәзмәсе оештырды. Анда Татарстан һәм Алабуга тарихы һәм мәдәнияте буенча китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук әлеге чара кысаларында «Татарстан буйлап сәяхәт» викторинасы һәм «Татарстан – күп милләтле халык» этно-уен үткәрелде.