Ачык ишекләр көне.

   7 сентябрь көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 1 нче курс  студентлары өчен “Ачык ишекләр” көне узды. Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә студентлар татар телендә нәшер ителүче китаплар белән таныштылар. Татарстан тарихын, мәдәниятен, сәнгатен, сәясәтен, икътисадын  чагылдырган китапларны карадылар. Шулай ук татар телендә басылып чыгучы газета-журналлар белән дә таныштылар. Драматург Кәрим Тинчурин тууына 130 елга багышлап оештырылган күргәмәгә күзәтү тыңладылар.Китапханәче студентларны 15 сентябрьдә узачак “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган кичәгә чакырды.