«Батырлык гасырлар дәвамында калачак»

    25 август – җәлилчеләрне искә алу көне. А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе «Батырлык гасырлар дәвамында калачак» исемле батырлык сәгате уздырды. Әлеге чара Гуляй паркта «Җәйге уку залы» кысаларында оештырылды. Шәһәр халкы һәм аның кунаклары Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында мәгълүмат белән танышты, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты.