Яңа китап
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Сезгә Индус Таһировның «Сикәлтәле юллар аша» исемле яңа китабын тәкъдим итәбез. Бу китапка тарихчы-галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе Индус Ризакъ улы Таһировның мәкаләләре, истәлекләре туплап бирелде. Аларда татар язмышы, халкыбызның шанлы һәм гыйбрәтле тарихы, шулай ук авторның тормышы һәм эшчәнлеге тасвирланган. Автор: “Минем мәкаләләрем, язмаларым – эчке дөньямның чагылышы. Аларда үзем инанган фикерләрем, уйларым һәм кичерешләрем тупланган. Кемдер алар белән ризалашырга, ә кемдер килешеп бетмәскә дә мөмкин”, - дип яза.
Күренекле тарихчы белән якыннан танышырга түбәндәге сылтаманы бирәбез.
https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/personalii/tagirov-indus-rizakovich