«Ярминкәгә килдек без, әкәмәтләр күрдек без»
Бөтенроссия Спас ярминкәсе быел 16нчы тапкыр уздырыла һәм ул елдан-ел киңәя, матурлана. Спас ярминкәсе программасында: декоратив-кулланма, халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәр осталарының эшләрен сату, мастер-класслар, Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә концерт программасы, “Бал шәһәрчеге” эше булачак. Безнең китапханәчеләр дә әлеге чарада ел да актив катнашачак.