«Болгар төбәгендә туган язучы»

24 июль көнне китапханәдә әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгать Галиуллиның тууына 85 ел тулуга багышланган «Болгар төбәгендә туган язучы» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең кыскача биографиясе һәм әсәрләр җыентыклары урнаштырылды.

Тәлгат Галиуллин – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1993), Россия Федерациясенең милли телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык диссертациясе яклау Советы рәисе (1991 елдан), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1996), Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1998), «Почет Билгесе» (1980), «Дуслык» (1999) орденнары иясе.

Т.Галиуллин – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.