«Әгәр үзеңә хыянәт итсәң»

   3нче июльдә А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре шәһәр Мәдәният сараенда «Әгәр үзеңә хыянәт итсәң» исемле тематик полка оештырды. Әлеге чара татар язучысы, драматург Диас Вәлиевнең  тууына 85 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

   Диас Вәлиев рус телендә яза.  Алтмышынчы еллар дәвамында аерым хикәяләре, очерклары Мәскәүдә чыгып килүче әдәби журналларда һәм Татарстанда көндәлек матбугатта басыла.  Аның «Намус хөкеме» (1971), «Язмышың хәл ителгәндә» (1976), «Үз-үзеңә хыянәт итсәң» (1979) драмалары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында  куелды.