Туган көннәр. Август

Алабуга районында яшәп иҗат итүче әдипләребез белән без горурланабыз. Ә кемнәр соң август аенда туган көннәрен билгеләп үтә?  Әйдәгез бергәләп танышыйк.

1 августта  Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Кадрия Наил туган көнен билгеләп үтәчәк. Ул  «Күңел язым чәчәк атканда», «Көзге моңнар», «Оч, күңелем», «Яшьлек язларымны юксынам» һ.б. китаплар авторы.

Шул ук көнне Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь драматург Артур Шәйдуллин да гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Ул “Яңа татар пьесасы – 2019” бәйгесенең I премия лауреаты.

10 августта Наип Лаисов дөньяга килгән. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Лаисов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

13 августа  60 яшьлек юбилеен Тәҗрия Җәләева билгеләп үтәчәк.  Ул Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе, мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллимәсе дә әле.

Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәләрегез мәңге саекмасын.