"Бер солдат та хәбәрсез югалмаган"

14 июнь көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре “Чебурашка” шәһәр паркында “Бер солдат та хәбәрсез югалмады” дип аталган батырлык сәгате уздырды.  Бөек Ватан сугышында катнашып,  яу кырында ятып калганнар исемлеге Хәтер Китабы битләрендә мәңгеләштерелгән.Китапханәчеләр алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын Хәтер китабы белән якыннан таныштырдылар.Шулай ук китап укучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында язылган әдәби әсәрләр белән дә таныштылар.