“Күңел көтә Сабан туен”

    8 нче июнь көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар халкының милли бәйрәменә багышланган “Күңел көтә Сабан туен” дип исемләнгән бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәдә Д.Р. Шәрәфетдиновның “Сабан туе”, И.М. Әхмәтҗәнованың “Сабантуй”, “Сабантуй в фотографиях Рифхата Якупова”, Резеда Шәрипованың “Сабантуй” һ.б. китаплар урын алды.

   Китапханәче Сабантуй бәйрәме килеп чыгу тарихы турында якыннан таныштырды. Аның үткәрелү вакыты, уен-бәйгеләре, бәйрәмнең тоткан урыны турында сөйләде.