Пушкин әкиятләре

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре 6 июнь көнне "Пушкин нон-стоп" республика акциясе кысаларында Алабуга шәһәренең "Чебурашка" паркында мәктәп укучылары һәм шәһәр кунаклары өчен викторина уздырды. Викторина Александр Сергеевич Пушкинның әкиятләре буенча әзерләнгән иде. Китап укучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Дөрес җавап биргәннәр кечкенә генә бүләкләр белән бүләкләнде.