«Сабантуй сылуы – 2023»

2 июньдә шәһәр Мәдәният сараенда «Сабантуй сылуы – 2023» бәйгесе үткәрелде. Кызларны бәяләүдә Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе,  А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шарипова да катнашты.

Конкурста барлыгы иң сәләтле  11 кыз катнашты. Программа буенча өч номинациядә чыгыш ясарга – визит карточкасын күрсәтергә, милли костюмны якларга һәм татар милли ризыкларын тәкъдим итәргә  туры килде.

Бәяләүләрнең төп критерийлары – башкару осталыгы һәм сәхнә культурасы дәрәҗәсе, татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен белү, шулай ук артистлык, эстетик зәвык һәм оригинальлек