«Монда китаплар сөйли»

       27 май – Бөтенроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Монда китаплар сөйли» исеме астында библио-экспресс оештырды. Алар шәһәр паркларында ял итүчеләргә китапханәче һөнәре турында сөйләделәр, хәзерге вакытта нинди китап укулары белән кызыксындылар, китапханәгә чакырып калдылар.