Батырларга мәңгелек дан!

5нче май көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Җиңү көненә багышланган  «Батырларга мәңгелек дан!» исемле батырлык сәгате уздырдылар.Мәктәп укучылары язучы Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” китабы белән якыннан таныштылар. Әлеге роман Рейхстаг гөмбәзенә иң беренчеләрдән булып Җиңү Байрагы кадаган каһарман милләттәшебез Гази Заһитовның тормышын һәм данлы сугышчан юлын сурәтләүгә багышлана. Шулай ук якташ язучы Фирдәвес Хуҗинның “Без белмәгән сугыш” һәм “Күкләр шаһит” әсәрләре буенча белешмә алдылар.  Китапханәче «Алар илгә Җиңү алып кайтты. Они вернулись с Победой» исемле китабын тәкъдим итте. Бу китап – Икенче бөтендөнья сугышы кырларында Җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына рәхмәт билгесе. Әлеге томга Алабуга һәм Кайбыч районнарында туган һәм яшәгән 5007 сугышчы турында мәгълүмат тупланган.