“Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар”

     14 нче апрельдә Алабуганың А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы  китапханәчесе Шарипова Гүзәл һәм Үзәк балалар китапханәчесе Якупова Гөлнур 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында узган “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” региональ бәйгесенең I этабында жюри әгъзалары буларак катнашты. Бәйге Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелде. Анда Алабуга, Актаныш, Сарман һәм башка районнардан мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячеләре катнашты.