“Мин баш иям сиңа, укытучым!”

5 нче апрельдә Алабуганың А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге «Мин баш иям сиңа, укытучым!»  исемле очрашу кичәсе уздырды. Әлеге чара 2023 ел – Укытучы һәм остаз елы уңаеннан оештырылды. Очрашуга КФУның Алабуга институты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты, татар филология кафедрасы доценты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гомәр Филгиз улы Даутов чакырылды.

Әлеге чарада Гомәр Даутов тормыш юлы, иҗаты белән якыннан танышырды. Укытучы һөнәренең әһәмияте турында сөйләде, сорауларга җавап бирде, яшьләргә үзенең теләкләрен җиткерде.

Очрашуда өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнашты.