Әдәбиятыбызның энҗе бөртекләре.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Татар әдәбияты декадасы”н  “Әдәбиятыбызның энҗе бөртекләре” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү белән башлап җибәрде. Күргәзмәдә зәвыклы китаплар белән беррәттән татар классиклары әсәрләре һәм яшь язучыларның китаплары да урын алды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары бик кызыксынып күргәзмә белән таныштылар.