“Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар”

Алабуганың А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә китапханәчеләре Гүзәл Фатыйхова һәм Гөлнур Якупова Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” һәм Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган театраль тамашалар региональ бәйгесендә жюри әгъзалары буларак катнашты. Ул шәһәрнең 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында узды. Жюри әгъзалары катнашучыларны “Габдулла Тукай шигырьләрен туган телдә сәнгатьле уку”, “Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә сәнгатьле уку”, “Автор-башкаручылар”  һәм “Театраль тамашалар”  номинацияләре буенча бәяләде.

Нәтиҗәләр ясау этабында А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова да катнашты. Ул җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.