«Әдәбият – милләт елъязмасы»

20 нче апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында «Әдәбият – милләт елъязмасы» дип исемләнгән татар әдәбияты ункөнлеген ачу тантанасы узды.  Әлеге чарага беренче гимназиядә белем алучы тугызынчы сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары чакырылган иде.

Бәйрәмнең беренче өлешендә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе Раушания Вәлиева «Әдәбият – милләт елъязмасы» дип аталган китап күргәзмәсенә әдәби күзәтү ясады. Күргәзмәдә «Тукай – шигъриятебез кояшы» (Габдулла Тукай тууына 136 ел тулуга багышланган), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар, Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан яңа китаплар урын алды.

Әдәби чараның икенче өлешендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 48 нче группа студентлары Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» әсәреннән өзек сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Татар әдәбияты ункөнлеген ачу тантанасы укучылар күңелендә яхшы тәэсир калдырды.