«Якташыбыз иҗаты»

8 апрель көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрь, язучы, Россия язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Ясәвиев тууына 75 ел тулу уңаеннан мәгълүмат сәгате үтте. Мәдәният һәм сәнгать көллият студентлары аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар.

Әлеге чара “Әдәби Алабуга. Литературная Елабуга” проекты кысаларында узды.