«Ислам дине бәйрәмнәре»

А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында мәгълүмат сәгате узды.

Китапханәче Гүзәл Фатыйхова ислам дине бәйрәмнәре белән таныштырса, Раушания Вәлиева «Дин: тамырларга кайту» исемле китап күргәзмәсе турында сөйләде. Әлеге чарада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең читтән торып укучы студентлары катнашты.