«Ислам дине бәйрәмнәре»

Мөселманнар, ел әйләнәсендә 14 ләп дини бәйрәм көннәрен һәм кичәләрен билгеләп үтәләр. Аларның иң беренчесе – Ел башы көне. Ул көн – ай елы исәбенчә – мөхәррәм аеның беренче көне, яңа ел башланган көн.

 📝Ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе – Мәүлид кичәсе, ягъни «пәйгамбәрнең тууы» дип тә атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне бик төгәл билгеле булмау сәбәпле, аның вафаты көне, туган көне итеп тә билгеләп үтелә. Бу көнне мәчетләрдә вәгазьләр сөйләнә һәм тантаналы гыйбадәт кылулар булып уза, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр оештыралар.

📝Рәгаиб кичәсе. Бу кичәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең атасы хәзрәти Габдулла белән анасы хәзрәти Әминәнең никяхлары булган. Әлеге вакыйга да мөселманнар тарафыннан олылап билгеләп үтелә.

📝Кадер кичәсе – Рамазан аеның 27 нче төне һәм «язмыш хәл ителә торган төн», «көч-көдрәт төне» дип санала. Бу төндә изге гамәлләрнең әҗер-саваплары башка кичәләргә караганда бик күп артык булганлыктан, әлеге бәйрәм – мөселманнар тарафыннан аеручы хөрмәтләнә.

📝Ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә торган Ураза бәйрәме. Бу бәйрәм шәүвәл аеның, ягъни Ай елы исәбенең унынчы аеның 1 нче көненә туры килә һәм Фитыр бәйрәме, Рамазан бәйрәме, Гаед бәйрәме дип төрле исемнәр белән аталып йөртелә.

📝Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең тагын берсе – Корбан бәйрәме. Ул – ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә.

📝 Җомга көне – барлык мөселманнарның җыелып намаз укый торган көн. Бөтен мөселманнар да бу көнне бәйрәмчә киенеп мәчеткә баралар. Мәчеттә җыелган мөселманнарга вәгазьлар, ягъни Җомга хотбәләре укыла.

Кулланылган әдәбият:

Хәйри Ә. Ислам дине бәйрәмнәре / Әнвәр Хәйри. – Казан: “Заман” нәшрияты, 1996. – 71 б.