Балачак китабым

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре  2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Балачак китабым" дип аталган күргәзмә оештырдылар һәм аңа күзәтү- әңгәмә уздырдылар. Мәктәп укучылары  татар телендә чыккан яңа китаплар белән таныштылар. Үзләренең укыган китаплары турында сөйләделәр. Табышмакларга җаваплар эзләделәр. Татар халык әкиятләрен искә төшерделәр. Китапханәгә яратып йөрүләре турында әйттеләр.