“Уятасы килсә халык күңелләрен”

25 март көнне Халыкара театр көне уңаеннан А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Уятасы килсә халык күңелләрен” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә театр тормышында танылган кешеләр, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматлар куелды.  Күргәзмә белән якынрак танышырга сезне китапханәдә көтеп калабыз.