“Казан Кремеленә сәяхәт”

Казан – Татарстан җөмһүриятенең башкаласы. Россиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте.

Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль. Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Һәм күп еллар буе безнең бабаларыбызны дошманнардан саклап килгән дә. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп – 13кә хәтле булганнар. Мондый манаралар күзәтү манаралары дип атала.

Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. Манарага керер алдыннан тирән чокыр казылган, ә аның аркылы күтәртмә күпер салынган булган.  Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора.

Сөембикә манарасы татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр тудырган.

Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Дүрт гасыр элек Казан ханлыгы башкаласың күп манаралы, дастаннарга кергән Кол Шәриф мәчете бизәп торган. Тикшеренүләр буенча сигез манаралы һәм ике яруслы мәчет дөньяның кыйтгаларына таба юнәлдерелгән була. Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. 1552 елда Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән мәчет өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып, мәчет баскычларында үтерелә. Явыз Иван Казан каласын яулап алганда мәчет тар-мар ителә.

1996 елда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетен торгызу турында Указ чыгара. 1996 елның 21 февралендә мәчет бинасы төзелә торган урынга беренче нигез ташы салына. 2005 елның 24 июнендә, Казанның меңъеллыгына, тантаналы рәвештә ачыла. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.

«Достояние республики - Казанский Кремль» https://www.youtube.com/watch?v=gIL5EvzwvOY