“Ул тормышны өзелеп яратты”

16 нчы мартта Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында “Ул тормышны өзелеп яратты” исемле искә алу кичәсе узды. Әлеге чара шагыйрь Фазыл Шәех тууына 85 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Искә алу кичәсенә аның тормыш иптәше Нәкия апа, кызы Гөлфия, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкилләре,  шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм аның иҗатташ дуслары җыелды.

Түгәрәк өстәл артында кунаклар Ф. Шәех белән бәйле  истәлекләр белән уртаклаштылар. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары шигырьләрен укыды,  Илмәт авылы турында язылган җыр тыңланылды. Чара җылы мохиттә узды.

Юбилярның иҗатына багышланган  “Гомергә янды йөрәге милләте, халкы диеп” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.