"Олы мирасны барлаганда"

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге классик язучы Галимҗан Ибраһимов тууына 135 елга багышлан " Олы мирасны барлаганда" дип аталган әдәби портрет ясады. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар, әсәрләреннән өзекләр тыңладылар.