"Фазыл Шәех – безнең күңелләрдә"
Фазыл Шәех – үз халкына, милләтенә гашыйк шагыйрь. Ул йөрәгендә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә.
Аның иҗатында күптөрле темалар күтәрелә: тормышның мәгънәсе, табигать һәм кеше, яшәү шатлыгы, мәхәббәт хисләре, әниләр җылысы, сагышлану, заман проблемалары һ б. Бу темалар Ф. Шәехкә генә хас булган тыйнаклык, сагыш, моңсулык белән сугарылып ачыла.
Кадерле укучылар! Фазыл Шәехнең көчле ихтыяры, көчле рухы аның шигырьләре аша сезгә дә күчәр.