“Бар юллар Болгарга илтә. Все дороги ведут в Булгар”

    А. С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Бар юллар Болгарга илтә. Все дороги ведут в Булгар” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында оештырылды. Күргәзмәдә ислам диненә кагылышлы китаплар, “Изге Болгар” исемле фотоальбомнар урын алды. Борынгы Болгар җире күп гасырлар дәвамында рухи һәм дини үзәк, ислам диненең Идел буендагы бишеге булып тора, татар милләтен берләштерүдә әһәмиятле роль уйный. Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Хәсән Гата Габәши һәм башка татар тарихчылары үз хезмәтләрендә Бөек Болгарның татар халкы тарихындагы әһәмиятен билгеләп үткәннәр. Соңгы елларда Болгарга зур игътибар күрсәтелә, борынгы тарихи ядкярлекләрне яңарту буенча башланып киткән киң колачлы эшчәнлек шул хакта сөйли. Болгарның 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе аның мәдәни, тарихи һәм гомумкешелек цивилизациясе өчен әһәмиятен тану булды.

   Күргәзмә белән якынрак танышырга сезне китапханәбездә көтеп калабыз! Рәхим итегез.