"Родной язык - душа народа. Туган телем - иркә гөлем"
А.С.Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шәһәркүләм уздырылган "Язык - живая душа народа" бәйрәмендә катнашты. Халыкара телләр көненә багышланган чара мәдәният сараенда узды.
Китапханәчеләр бәйрәм чарасына "Родной язык - душа народа. Туган телем - иркә гөлем" исемле эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Кунаклар күргәзмәдә үзләренә ошаган китаплар белән таныша алды.