"Туган телем - иркә гөлем"
А.С.Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шәһәркүләм уздырылган "Халыклар дуслыгы фестивале"ндә катнашты. Фестиваль Алабуганың 2 нче гимназиясендә узды. Шәһәр мәктәпләре укучылары башкаруында төрле телләрдә шигырьләр , җырлар яңгырады. Төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре күрсәтелде. Китапханәчеләр " Туган телем - иркә гөлем" дип аталган китап күргәзмәсе оештырдылар. Укучылар күргәзмә белән таныштылар.Чара бик күңелле узды