“Бөркет каләм”

15 февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Муса Җәлил туган көнгә багышланган  “Бөркет каләм” дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. 

Китапханәче Гүзәл Фатыйхова герой-шагыйрьнең “Ышанма” шигыре белән кичәне ачып җибәрде. Раушания Вәлиева шагыйрьнең тормыш юлы, гаиләсе, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы  батырлыгы турында сөйләде. Әлеге чарада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең читтән торып укучы студентлары катнашты.

Студентлар игътибарына  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды.