"Алабуга - Татарстанның йөзек кашы"

Гыйнвар аенда Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Алабуга - Татарстанның йөзек кашы" исемле күргәзмә ачу тантанасы узды. Әлеге чара Алабуга шәһәренә 1015 ел тулу кысаларында оештырылды. Анда мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Китапханәче Алабуга турында язылган китап, альбомнар белән таныштырды, шәһәр тарихы турында сөйләде. Шулай ук студентлар шәһәребездә иҗат итүче язучы-шагырьләр турында да мәгълүмат алдылар. Аларның китапларын кызыксынып карадылар.