"Гасырларга берәү генә туа"

Бүген Татарстаннның Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 85 яшь тулды!  Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре "Гасырларга берәү генә туа" исемле китап күргәзмәсе оештырды. Китапханә укучылары юбилярның биографиясе, тормыш юлы белән танышты. 

Минтимер Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында туган.

1959 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизацияләү факультетын тәмамлый.

Татарстан Республикасының беренче Президенты (1991–2010 елларда).

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы юбилеегыз котлы булсын!