"Дин: тамырларга кайту"

    Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Дин: тамырларга кайту” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында оештырылды. Күргәзмәдә ислам диненә кагылышлы китаплар, “Изге Болгар” исемле фотоальбомнар урын алды.

    Күргәзмә белән якынрак танышырга сезне китапханәбездә көтеп калабыз! Рәхим итегез.